Россия Фәннәр Академиясенең Лингвистик тикшеренүләр институты
Тел белеме өлкәсендә әйдәп баручы фәнни-тикшеренү учреждениеләренең берсе, Россия фәннәр академиясенең Тарих-филология фәннәре бүлегенә карый. Институт рус лексикологиясе һәм лексикографиясе проблемаларына, сүзлекләр төзү һәм бастыру, тел белеме теориясенең фундаменталь мәсьәләләренә бәйле теоретик һәм гамәли тикшеренүләр уздыра, төрле телләр материалында чагыштырма-тарихи, ареаль, лингвогеографик һәм социолингвистик тикшеренүләр үткәрә; Ерак Төньякта, Себердә, Ерак Көнчыгышта яшәүче халыкларның телләрен өйрәнү белән шөгыльләнә; дөнья телләре материалында грамматика теориясе һәм телләрнең лингвистик типологиясе мәсьәләләрен хәл итә.