С кем мы работаем?

Партнерлар

Россия Фәннәр Академиясенең Тел белеме институты

Россиядә тел белеме белән шөгыльләнүче әйдәп баручы фәнни-тикшеренү учреждениеләрнең берсе, РФА нең Тарих-филология фәннәре бүлегенә карый. Институтта тел белеменең теоретик проблемаларын тикшерү белән шөгыльләнәләр; Россия, БДБ халыклары телләре һәм чит телләр, шул исәптән роман, герман, кельт, иран, төрки, монгол, фин-угор телләре, Кавказ, Тропик Африка, Көнчыгыш һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия телләрен өйрәнәләр. Типологик һәм чагыштырма-тарихи тел белеме мәсьәләләрен, дөньяның төрле төбәкләрендәге социолингвистик проблемаларны (тел вәзгыяте, тел сәясәте, тел конфликтлары) өйрәнүгә дә зур игътибар бирәләр.

Россия Фәннәр Академиясенең Лингвистик тикшеренүләр институты

Тел белеме өлкәсендә әйдәп баручы фәнни-тикшеренү учреждениеләренең берсе, Россия фәннәр академиясенең Тарих-филология фәннәре бүлегенә карый. Институт рус лексикологиясе һәм лексикографиясе проблемаларына, сүзлекләр төзү һәм бастыру, тел белеме теориясенең фундаменталь мәсьәләләренә бәйле теоретик һәм гамәли тикшеренүләр уздыра, төрле телләр материалында чагыштырма-тарихи, ареаль, лингвогеографик һәм социолингвистик тикшеренүләр үткәрә; Ерак Төньякта, Себердә, Ерак Көнчыгышта яшәүче халыкларның телләрен өйрәнү белән шөгыльләнә; дөнья телләре материалында грамматика теориясе һәм телләрнең лингвистик типологиясе мәсьәләләрен хәл итә.

Россия мәгариф академиясе

«Россия мәгариф академиясе» федераль дәүләт бюджет учреждениесе — Россия Федерациясенең дәүләти фәннәр академиясе. Ул мәгариф һәм педагогика өлкәсендә эшләүче галимнәрне берләштерә.

Рус теле һәм әдәбияты укытучыларының халыкара ассоциациясе (МАПРЯЛ)

Рус теле һәм әдәбияты белгечләренең, русистларның милли берлекләре, славистика институтлары, рус теле һәм әдәбияты кафедралары һәм бүлекләренең халыкара иҗтимагый берләшмәсе. Әлеге берләшмә дөнья мәдәниятенең бер өлеше буларак рус телен һәм әдәбиятын популярлаштыру, саклау, үстерү һәм өйрәнү өчен оештырылган. Берләшмәнең эшчәнлеге рус теле һәм әдәбиятын уңышлы укытуга ярдәм итү; рус филологиясе, ил турындагы белем, рус теле һәм рус әдәбиятын укыту методикасы өлкәсендә Халыкара тикшеренү проектларын эшләүгә һәм гамәлгә ашыруга; рус теле, әдәбияты һәм аларны  укыту методикасы буенча фәнни басмалар һәм укыту-методик әсбаплар әзерләүгә һәм бастыруга юнәлдерелгән.

Россия рус теле һәм әдәбияты укытучылары җәмгыяте

Ассоциация - дөньякүләм мәдәниятнең бер өлеше буларак рус телен һәм әдәбиятын популярлаштыру, саклау, үстерү һәм өйрәнү өчен төзелгән хөкүмәтнеке булмаган оешма. РОПРЯЛ эшчәнлеге Россиядә, БДБ илләрендә һәм рус телен мәдәниятара аралашу һәм халыкара хезмәттәшлек чарасы буларак өйрәтүгә; рус телен, әдәбиятны, мәдәниятне өйрәнүче кешеләр арасында элемтәләр урнаштыруга юнәлтелгән.

Федераль укыту-методик берләшмәсе (ФУМО) 45.00.00

Югары белем бирү системасында 45.00.00 Тел белеме һәм әдәбият белеме әзерлек юнәлеше һәм эреләндерелгән белгечлекләр төркеме буенча федераль укыту-методик берләшмәсе (ФУМО) 2015 елда төзелә һәм «Гуманитар фәннәр» белем бирү өлкәсенә карый.

Россия Федерациясенең рус теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе (АССУЛ)

Рус теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясенең («АССУЛ») төп бурычы – киң җәмәгатьчелек игътибарын рус теле һәм әдәбиятын укыту проблемаларына җәлеп итү, мәктәптә филологик белем бирүгә караган теге яки бу мәсьәлә буенча төрле катлам халыкның  карашларын туплау, аларны системалаштыру һәм, уйланылган карар кабул итү максатыннан, җәмәгатьчелек фикере рәвешендә ил җитәкчелегенә тәкъдим итү.

Россия инглиз теле укытучыларының милли ассоциациясе (НАПАЯЗ)

Россия инглиз теле укытучыларының милли ассоциациясе (НАПАЯЗ) , IATEFL һәм TESOLның әгъза оешмасы, бөтен Россиядәге инглиз теле укытучыларының милли һөнәри оешмасы. Оешма тел өйрәнү, укыту һәм тикшеренүләрне камилләштерүгә ярдәм итә,  тел өйрәтү белән шөгыльләнүчеләргә очрашу, фикер алышу һәм хезмәттәшлек итү мөмкинлеге бирә.