Саммит турында

2022 елның 14-19 ноябрендә Казан федераль университеты чираттагы

КАЗАН ХАЛЫКАРА ЛИНГВИСТИК САММИТ үткәрә

 

Саммитны оештыручылар ‒ Казан (Идел буе) федераль университеты, Россия Фәннәр Академиясенең Тел белеме институты, Россия Фәннәр Академиясенең лингвистик тикшеренүләр институты. Саммитның партнерлары ‒ Россия рус теле һәм әдәбияты укытучылары җәмгыяте (РОПРЯЛ), рус теле һәм әдәбияты укытучыларының халыкара ассоциациясе (МАПРЯЛ), Россия Федерациясенең рус теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе (АССУЛ), Россия инглиз теле укытучыларының милли ассоциациясе (НАПАЯЗ), Россия мәгариф академиясенең (РАО) Россия Федерациясе халыкларының туган телләр һәм мәдәниятләр үзәге, югары белем системасында 45.00.00 тел белеме һәм әдәбият белеме эреләндерелгән төркем белгечлекләр һәм юнәлешләр әзерләү буенча Федераль укыту-методик берләшмәсе (https://www.fumo.irlc.msu.ru/). Саммит Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында үткәрелә.

Узган ел Казан халыкара лингвистик саммиты онлайн-форматта уздырылды һәм АКШ, Бөекбритания, Канада, Италия, Испания, Нидерланд, Израиль, Сингапур, Япония, Кытай, Төркия һ.б. кебек дөньяның 28 иленнән алты йөзгә якын катнашучыны җыйды. Россиянең Мәскәү, Красноярск, Новосибирск, Воронеж, Калининград, Пермь, Чиләбе, Владимир һәм башка шәһәрләреннән вәкилләр бар иде. Ул көннәрдә саммитта барлыгы дүрт меңгә якын кеше җыелды.

2021 елның 15-19 ноябрендә Саммитта катнашучылар һәм кунаклар Россия, Нидерланд, Бөекбритания, Италия һәм Ираннан әйдәп баручы уналты лингвист галим чыгыш ясаган биш пленар сессиядә; Россия, АКШ, Бөекбритания, Испания, Сингапур һәм Польшаның Scopus мәгълүматлар базасындагы әйдәп баручы унике лингвистик журнал мөхәррирләре белән биш очрашуда; шулай ук саммитның 13 тематик сессиясендә катнаштылар. Саммитта катнашучылар алдында РФА тел белеме институты директоры, профессор А.А. Кибрик; РФА лингвистик тикшеренүләр институты директоры, РФА әгъза-корреспонденты Е.В. Головко; EUROCALL Европа компьютерлаштырылган телләр өйрәтү ассоциациясе президенты Мирьям Хаук; Удине университетының когнитив неврология лабораториясе җитәкчесе Андреа Марини (Италия); Ахваздагы (Иран) Шахид Чамран университетының гамәли лингвистика кафедрасы профессоры Ализер Җәлилифар һ.б. кебек дөньякүләм танылган лингвистлар чыгыш ясады.

2022 елда Казан халыкара лингвистик саммит кысаларында ике зур лингвистик чара уздырыла.

2022 елның 14-16 ноябрендә «Хәзерге лингвистика: теориядән практикага» («Contemporary linguistics: theory and practice») (алга таба – конференция) халыкара фәнни конференциясе үтәчәк.

Конференциянең төп эш юнәлешләре:

  1. Компьютер һәм корпус лингвистикасы.
  2. Палеорусистика һәм цифрлы гуманитаристика.
  3. Когнитив лингвистика.
  4. Клиник һәм нейролингвистика, психолингвистика.
  5. Традицион лингвистика һәм аның цифрлы трансформациясе.
  6. Әдәби текстта сәнгать экспрессивлыгының тел-сурәтләү чаралары.
  7. Рус теле: традицияләр һәм перспективалар.
  8. Күпммәдәниятле дөньяда төрки телләр.
  9. Телләрне укыту теориясе һәм практикасы.
  10. Мәгарифтә телләр төрлелеге һәм күптеллелек.

Конференциядә катнашучылар алдында тарих фәннәре докторы, академик, Россия мәгариф академиясе президенты Ольга Юрьевна Васильева, Россия Федерациясе Президентының мәдәният мәсьәләләре буенча киңәшчесе, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Рус теле буенча Совет Рәисе, рус теле һәм әдәбияты укытучыларының халыкара ассоциациясе президенты (МАПРЯЛ), Россия рус теле һәм әдәбияты укытучылары җәмгыяте президенты Владимир Ильич Толстой, Ажнияз исемендәге Нукус дәүләт педагогика институты ректоры Бәйрәм Пердебаевич Отемуратов (Үзбәкстан Республикасы) һ.б. чыгыш ясаячак.

Җентекле мәгълүматлар – саммит сайтында (http://kils.kpfu.ru).

7 ноябрьгә конференциягә дөньяның 18 иленнән – Азәрбайҗан, Беларусь, Грузия, Израиль, Индонезия, Италия, Кытай, БДБ илләре, Франция, Таиланд, АКШ, шулай ук Россия Федерациясенең 65 шәһәреннән (Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск, Чиләбе, Ростов-на-Дону, Калининград, Екатеринбург, Томск, Волгоград, Түбән Новгород, Красноярск, Иркутск, Улан-Удэ, Смоленск, Бөек Новгород, Владивосток, Якутск, Благовещенск, Воронеж һ.б.) 665 кеше теркәлде.

2022 елның 17-19 ноябрендә рус, туган һәм чит тел укытучылары өчен мәгариф системасы җитәкчеләре, әйдәп баручы галим-методистлар, укытучы-новаторлар, төрле укытучылар ассоциацияләре һәм берләшмәләре катнашында «Тел трендлары һәм методик яңалыклар» лингвометодик фестивале (алга таба – Фестиваль) узачак. Фестиваль кысаларында методик остаханәләр, практикумнар, семинарлар, мастер-класслар, методик идеяләр ярминкәләре һ.б. уздыру планлаштырыла.

Фестивальнең беренче көне Россия рус теле һәм әдәбияты укытучылары җәмгыяте, шулай ук Россия Федерациясе рус теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе белән берлектә оештырыла. Ул рус телен дәүләт теле һәм туган тел буларак өйрәнүнең методик проблемаларын карауга багышлана: циффрлы белем бирү технологияләрен куллану, рус теле буенча БДИга әзерлек, Олимпиада хәрәкәте кысаларында сәләтле балалар белән эшләү һ.б.

Фестивальнең икенче көне Россия инглиз теле укытучыларының Милли ассоциациясе (НАПАЯЗ) белән берлектә оештырыла һәм чит тел дәресләрендә төрле циффрлы белем бирү контентларын, смарт-технологияләрне, SCRUM технологияләрен, чат-ботларны, гайфикацияләүне куллану, укытучының цифрлы методик копилкасын булдыру кебек методик проблемалар буенча сөйләшүне күздә тота.

Фестивальнең өченче көне Россия мәгариф академиясенең Россия Федерациясе туган телләр һәм мәдәниятләр үзәге белән берлектә оештырыла һәм Россия Федерациясе халыкларының туган телләрен өйрәнүнең методик проблемаларын карауга багышлана: хәзерге туган тел, барыннан да элек, татар теле дәресен планлаштыру, уен технологияләрен, Qr-кодларны, TED һәм башка инновацион технологияләрне куллану, туган тел дәресләрендә укучыларның сөйләм аһәңлелеген, сөйләм компетенциясен үстерү һ.б.

Фестивальдә катнашучылар алдында рус теленнән дәүләт йомгаклау аттестациясе өчен тикшерү материалларын эшләү буенча Бөтенроссия комиссиясе җитәкчесе, Россия Федерациясе Иҗтимагый палата әгъзасы Роман Анатольевич Дощинский, Россия мәгариф академиясенең мәгарифне үстерү стратегиясе институты филологик гомуми белем лабораториясе мөдире, «Русская словесность» журналының редколлегия әгъзасы Ирина Нургаиновна Добротина, һәм тел белеме өлкәсендә башка күренекле белгечләр чыгыш ясаячак.

8 ноябрьгә фестивальгә Россия Федерациясенең 22 төбәгеннән (Мәскәү, Санкт-Петербург, Адыгея Республикасы, Кырым Республикасы, Алтай крае, Әстерхан өлкәсе, Свердловск өлкәсе, Томск, Новосибирск, Чиләбе, Псков, Түбән Новгород, Саратов, Мурманск, Калининград өлкәләре, Ханты-Манси автономияле өлкәсе – Югра һ.б.), шулай ук өч чит илдән (Казахстан Республикасы, Кыргызстан Республикасы, Үзбәкстан Республикасы) 840 кеше теркәлде,

Тулырак мәгълүматны https://kils.kpfu.ru/ru/glavnaya/ сайтыннан һәм саммитның https://t.me/summitkils («KILS: Казан халыкара лингвистик саммиты») телеграм каналыннан алырга мөмкин.

Что происходит?
Последние новости
12 ноября 2022
KILS-2022: Начало регистрации на Казанский международный лингвистический саммит «Современная лингвистика: от теории к практике»

Начата регистрация на Казанский международный лингвистический саммит «Современная лингвистика: от теории к практике» (Kazan International Linguistic Summit «Contemporary linguistics: theory and practice»  (KILS-2022)!

Основные направления работы Саммита:

  1. Компьютерная и корпусная лингвистика
  2. Палеорусистика и цифровая гуманитаристика
  3. Когнитивная лингвистика
  4. Клиническая и нейролингвистика, психолингвистика
  5. Традиционная лингвистика и её цифровая трансформация
  6. Языковые средства художественной выразительности в литературном тексте
  7. Русский язык: традиции и перспективы
  8. Тюркские языки в поликультурном мире
  9. Теория и практика обучения языкам
  10. Языковое разнообразие и многоязычие в образовании

Форма проведения – гибридная (в офлайн и онлайн формате).

Сроки проведения – 14-16 ноября 2022 года.

Языки Саммита – английский, русский, татарский.

Регистрация на сайте Саммита.

Сроки регистрации – с 1 июня по 15 октября 2022 года.

Размер оргвзноса Саммита – 800 руб.

Подготовленные участниками и загруженные ими при регистрации на сайте Саммита материалы (статьи), соответствующие теме доклада, будут опубликованы в сборнике материалов Саммита (электронное издание) и проиндексированы в РИНЦ.

По окончании Саммита каждый зарегистрированный участник получит электронный сертификат об участии в Саммите.