Катнашучыларга

Фестивальдә катнашучыларга

 

Казан халыкара лингвистик саммиты (KILS – Kazan International Linguistic Summit) Казан федераль университеты базасында өченче тапкыр уздырыла. Саммитны оештыручылар – Россия мәгариф академиясе, Тел белеме институты һәм Россия Фәннәр академиясенең Лингвистик тикшеренүләр институты. Саммитның партнерлары булып, рус теле һәм әдәбияты укытучыларының Россия җәмгыяте (РОПРЯЛ), рус теле һәм әдәбияты укытучыларының халыкара ассоциациясе (МАПРЯЛ), Россия Федерациясенең рус теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе (АССУЛ), Россия инглиз теле укытучыларының Милли ассоциациясе (НАПАЯЗ) тора.

Узган ел Казан халыкара лингвистик саммиты дөньяның 28 иленнән – АКШ, Бөекбритания, Канада, Италия, Испания, Израиль, Сингапур, Япония, Кытай, Төркия һ.б. илләрдән – алты йөзгә якын катнашучыны җыйды. Россия галимнәре исә иллегә якын шәһәрдән – Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Түбән Новгород, Красноярск, Новосибирск, Воронеж, Калининград, Пермь, Чиләбе, Владимир һ.б. шәһәрләрдән килгән иде. Бу көннәрдә саммит эшендә барлыгы дүрт меңгә якын кеше катнашты.

2022 елда Казан халыкара лингвистик саммиты кысаларында мәгариф системасы җитәкчеләре, әйдәп баручы методистлар, укытучы-новаторлар, укытучыларның төрле ассоциацияләре һәм берләшмәләре катнашында «Тел трендлары һәм методик инновацияләр» дигән Лингвометодик фестиваль (алга таба – фестиваль) үткәрелә. Фестиваль барышында методик остаханәләр, практикумнар, семинарлар, мастер-класслар, методик идеяләр ярминкәләре һ. б. уздыру планлаштырыла.

Үткәрү формасы – килеп катнашу.

Фестивальнең беренче көне Россия рус теле һәм әдәбияты укытучылары җәмгыяте, шулай ук Россия Федерациясе рус теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе белән берлектә оештырыла. Ул рус телен дәүләт теле һәм туган тел буларак өйрәнүнең методик проблемаларын өйрәнүгә багышлана: цифрлы белем бирү технологияләрен куллану, рус теле буенча БДИга әзерлек, Олимпиада хәрәкәте кысаларында сәләтле балалар белән эшләү һ.б. мәсьәләләр карала.

Фестивальнең икенче көне Россия инглиз теле укытучыларының Милли ассоциациясе (НАПАЯЗ) белән берлектә оештырыла һәм төрле цифрлы белем бирү эчтәлеген, смарт-технологияләрне, SCRUM технологияләрен, чат-ботларны, чит тел дәресләрендә уен технологияләрен куллану, укытучының методик цифрлы тупланмасын булдыру кебек чит телләрне өйрәнүнең методик проблемаларын карауга багышлана.

Фестивальнең өченче көне Россия мәгариф академиясенең Туган телләр һәм мәдәниятләр үзәге белән берлектә оештырыла һәм Россия Федерациясе халыкларының туган телләрен өйрәнүнең методик проблемаларын тикшерүгә багышлана. Мәсәлән, хәзерге Туган тел дәресен,  беренче чиратта, татар теле дәресен планлаштыруга, уен технологияләрен, Qr-кодларны, TED һәм башка инновацион технологияләрне куллану, туган тел дәресләрендә укучыларның сөйләм компетенциясен үстерү һәм башка мәсьәләләр каралачак.

Фестивальдә катнашучылар алдында рус теле буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе өчен контроль-үлчәү материалларын эшләү юнәлешендәге Бөтенроссия комиссиясе җитәкчесе, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы Роман Анатольевич Дощинский, Россия мәгариф академиясенең мәгарифне үстерү стратегиясе институты филологик гомуми белем лабораториясе мөдире, «Русская словесность» журналының редколлегия әгъзасы Ирина Нургаин кызы Добротина, тел белеме өлкәсендәге башка күренекле белгечләр чыгыш ясаячак.

Фестиваль тәмамлангач, һәр теркәлгән катнашучы Казан халыкара лингвистик саммитында катнашу турында сертификат алачак.

 «Тел трендлары һәм методик инновацияләр» лингвометодик фестивалендә катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлергә кирәк:

 

Теркәү

 

Автоматик хәбәр итү системасы сезгә бөтен теркәлү процессын күзәтергә мөмкинлек бирәчәк.

 

Сезне Лингвометодик фестиваль чараларында шәхсән катнашырга чакырабыз. Сез профессиональ квалификациягезне алга таба күтәрү өчен бик күп яңа һәм файдалы мәгълүмат ала алачаксыз.

Сезне Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасында (Татарстан ур., 2 нче йорт) көтеп калабыз.