Саммит турында

РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕ ФӘН ҺӘМ ЮГАРЫ БЕЛЕМ МИНИСТРЛЫГЫ

КАЗАН (ИДЕЛ БУЕ) ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫ

 

КАЗАН ХАЛЫКАРА ЛИНГВИСТИК САММИТЫ 2023

(КХЛС-2023)

KAZAN INTERNATIONAL LINGUISTIC SUMMIT 2023

(KILS-2023)

үткәрә

Үткәрелү вакыты – 2023 елның 30 ноябрь – 17 декабрендә.

Саммитны оештыручылар:

Россия Фәннәр академиясенең Тел белеме институты (ИЯ РАН)

Россия Фәннәр академиясенең Лингвистик тикшеренүләр институты (ИЛИ РАН)

Россия мәгариф академиясе (РАО),

Саммитның партнерлары:

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе (АН РТ).

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы (МОН РТ),

Россия Рус теле һәм әдәбияты укытучылары җәмгыяте (РОПРЯЛ),

Рус теле һәм әдәбияты укытучыларының халыкара ассоциациясе (МАПРЯЛ),

Россия Федерациясенең Рус теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе (АССУЛ),

Россия Инглиз теле укытучыларының милли ассоциациясе (НАПАЯЗ).

Саммитның эш телләре – рус, инглиз, татар телләре.

Саммитның сайтыhttp://kils.kpfu.ru

Саммит кысаларында биш зур чара уздырыла. 

2023 елның 30 ноябрь -2 декабрендә рус, туган һәм чит тел укытучылары өчен мәгариф системасы җитәкчеләре, әйдәп баручы галим-методистлар, укытучы-новаторлар, төрле укытучылар ассоциацияләре һәм берләшмәләре катнашында «Тел трендлары һәм методик яңалыклар» лингвометодик фестивале (алга таба – Фестиваль) узачак. Фестиваль кысаларында методик остаханәләр, практикумнар, семинарлар, мастер-класслар, методик идеяләр ярминкәләре һ.б. уздыру планлаштырыла.

Үткәрелү формасы – оффлайн.

Фестивальнең беренче көне Россия рус теле һәм әдәбияты укытучылары җәмгыяте, шулай ук Россия Федерациясе рус теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе белән берлектә оештырыла. Ул рус телен дәүләт теле һәм туган тел буларак өйрәнүнең методик проблемаларын карауга багышлана: циффрлы белем бирү технологияләрен куллану, рус теле буенча БДИга әзерлек, Олимпиада хәрәкәте кысаларында сәләтле балалар белән эшләү һ.б.

Фестивальнең икенче көне Россия инглиз теле укытучыларының Милли ассоциациясе (НАПАЯЗ) белән берлектә оештырыла һәм чит тел дәресләрендә төрле циффрлы белем бирү контентларын, смарт-технологияләрне, SCRUM технологияләрен, чат-ботларны, гайфикацияләүне куллану, укытучының цифрлы методик копилкасын булдыру кебек методик проблемалар буенча сөйләшүне күздә тота.

Фестивальнең өченче көне Россия мәгариф академиясенең Россия Федерациясе туган телләр һәм мәдәниятләр үзәге белән берлектә оештырыла һәм Россия Федерациясе халыкларының туган телләрен өйрәнүнең методик проблемаларын карауга багышлана: хәзерге туган тел, барыннан да элек, татар теле дәресен планлаштыру, уен технологияләрен, Qr-кодларны, TED һәм башка инновацион технологияләрне куллану, туган тел дәресләрендә укучыларның сөйләм аһәңлелеген, сөйләм компетенциясен үстерү һ.б.

 

7-8 декабрь көннәрендә студентларның «Хәзерге тел белеме таләпләре һәм юнәлешләре» («Challenges and Trends in World Linguistics») дип аталган халыкара фәнни конференциясе узачак.

Үткәрелү формасы – катнаш

Теркәлү вакыты – 15 сентябрь – 25 ноябрь 2023 ел.

Студентлар конференциясенең төп эш юнәлешләре:

  1. Телнең таралыш өлкәсе глобальләшү чорында рус теле (рус тел белеменең теоретик һәм гамәли проблемалары, дөньяның аралашу мохитында рус теленең роле, рус телен туган, икенче һәм чит тел буларак өйрәтү методикасы)
  2. Хәзерге дөньяда татар теле һәм башка төрки телләр (татар һәм төрки тел белеменең теоретик һәм гамәли проблемалары, дөньяның аралашу мохитында татар теленең һәм башка төрки телләрнең роле, аларны өйрәтү методикасы)
  3. Роман-герман телләре һәм аларны өйрәтү методикасы (роман һәм герман телләренең лингвистик һәм лингвометодик аспектлары)
  4. Теоретик һәм чагыштырма тел белеме (гомуми фонетика, морфология, синтаксис, семантика, социолингвистика, диахрония һәм синхрония аспектларында телләрне чагыштыру).
  5. Гамәли һәм эксперименталь тел белеме (компьютер лингвистикасы, клиник һәм нейролингвистика, психолингвистика, лингвография, лингвистик экспертиза, тел белү дәрәҗәсен тест ярдәмендә тикшерү, тәрҗемә белеме).
  6. Күп мәдәниятле дөньяда әдәбият, сәнгать һәм тел (телләр һәм мәдәниятләрнең үзара бәйләнеше, тел – мәдәният – текст, тел, мәдәният һәм сәнгатьтә тәэсирлелек чаралары, әдәби һәм сәнгати белем бирү мәсьәләләре һ.б.)

Студентлар конференциясендә оффлайн (Казан федераль университеты базасында) һәм онлайн форматта катнашып була.

Студентлар конференциясендә докладсыз да катнашырга мөмкин.

Студентлар конференциясенә теркәлү Саммит сайтында (http://kils.kpfu.ru).

 

11-13 декабрь көннәрендә «Милли Хәзинә (Национальное достояние)» халыкара фестиваленең йомгаклау этабы үтәчәк.

 

13-15 декабрь көннәрендә Саммитның төп чарасы «Хәзерге тел белеме: аралашу чыганагы» («Modern Linguistics as a Key to Dialogue») дип аталган Халыкара фәнни конференция узачак.

Үткәрелү формасы – катнаш

Теркәлү вакыты – 1 июль – 30 ноябрь 2023 ел.

Конференциянең төп юнәлешләре:

  1. Компьютер һәм корпус лингвистикасы
  2. Лингвистик анализны автоматлаштыру
  3. Палеорусистика һәм цифрлы гуманитаристика
  4. Когнитив тел белеме
  5. Клиник һәм нейролингвистика, психолингвистика
  6. Традицион тел белеме һәм аның цифрлы үзгәреше
  7. Күп мәдәниятле дөньяда әдәбият, сәнгать һәм тел
  8. Рус теле һәм аны өйрәтү методикасы
  9. Күп мәдәниятле дөньяда татар теле һәм башка төрки телләр
  10. Чит телләргә өйрәтү теориясе һәм методикасы
  11. Белем бирүдә телләр төрлелеге һәм күптеллелек

Конференциядә оффлайн (Казан федераль университеты базасында) һәм онлайн форматта катнашып була.

Конференциядә катнашучылар әзерләгән һәм, теркәлгәндә, Саммит сайтына йөкләгән, доклад темасына туры килә торган материаллар (мәкаләләр) конференция материаллары җыентыгында (электрон басма) басылып чыгачак һәм РИНЦ мәгълүматлар базасында индексацияләнәчәк.

Мәкалә язуга таләпләр һәм мәкалә үрнәге Катнашучыларга / «Хәзерге лингвистика» конференциясендә катнашучыларга бүлегендә бирелгән.

Рецензентларның фикере нигезендә Оештыру комитеты җибәрелгән материалларны сайлап алу һәм редакцияләү, авторга төзәтмәләр кертү өчен кире кайтару хокукын үзендә калдыра.

Конференциядә докладсыз һәм мәкалә тәкъдим итмичә дә катнашырга мөмкин.

Конференциядә катнашкан өчен оештыру взносы күләме – 800 сум.

Конференциягә теркәлү – Саммит сайтында (http://kils.kpfu.ru).

Конференциягә теркәлгән катнашучылар, теләкләре булганда, Саммит кысаларында өстәмә рәвештә квалификация күтәрү курслары уза ала. Курслар 72 сәгатькә исәпләнгән һәм курсларны тәмамлагач тиешле таныклык бирелә. Мондый курслар һәм аларның бәясе турындагы мәгълүмат Саммит сайтында «Квалификация күтәрү» бүлегендә урнаштырылган (https://kils.kpfu.ru/ru/povyshenie-kvalifikatsii/).

Конференциягә теркәлгән катнашучылар шулай ук өстәмә рәвештә «Филология и культура. Philology and Culture» (journal@ifi.kpfu.ru электрон адресына) ВАК журналына да мәкалә җибәрә алалар. Мәкалә матбугатка кабул ителгәннән соң, авторга редакция-нәшрият хезмәтләре өчен хисап җибәреләчәк.

 

15-17 декабрьдә «Евразия гуманитар фәне контекстында татар тел белеме» халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак.

Үткәрелү формасы – катнаш.

Теркәлү вакыты – 2023 елның 25 сентябреннән 30 ноябренә кадәр.

Конференциянең төп эш юнәлешләре:

  1. Татар теленең теоретик аспектлары: традицияләр һәм инновацияләр.
  2. Чагыштырма-тарихи тюркология һәм алтаистика.
  3. Хәзерге төрки телләрнең тел системасын тикшерү.
  4. Мәдәниятләр диалогы һәм полилингваль белем.
  5. Төрки халыкларның әдәбияты һәм мәдәнияте: тарих һәм заман.
  6. Яшь тикшеренүчеләр хезмәтләрендә Казан лингвистика мәктәбе традицияләре.

Конференциядә оффлайн (Казан федераль университеты базасында), шулай ук онлайн-форматта катнашырга мөмкин:

Конференциядә катнашучылар тарафыннан әзерләнгән һәм Саммит сайтында теркәлгән, доклад темасына туры килә торган материаллар (мәкаләләр) конференция материаллары җыентыгында (электрон басма) бастырылачак һәм РИНЦ базасында индексацияләнәчәк.

Мәкалә язуга таләпләр һәм мәкалә үрнәге Катнашучыларга / «Татар тел белеме» конференциясендә катнашучыларга бүлегендә бирелгән.

Рецензентларның фикере нигезендә Оештыру комитеты җибәрелгән материалларны сайлап алу һәм редакцияләү, авторга төзәтмәләр кертү өчен кире кайтару хокукын үзендә калдыра.

Конференциядә докладсыз һәм мәкалә тәкъдим итмичә дә катнашырга мөмкин.

Конференциядә катнашкан өчен оештыру взносы күләме – 800 сум.

Конференциягә теркәлү – Саммит сайтында (http://kils.kpfu.ru).

Конференциягә теркәлгән катнашучылар шулай ук өстәмә рәвештә «Филология и культура. Philology and Culture» (journal@ifi.kpfu.ru электрон адресына) ВАК журналына да мәкалә җибәрә алалар. Мәкалә матбугатка кабул ителгәннән соң, авторга редакция-нәшрият хезмәтләре өчен хисап җибәреләчәк.

Саммит тәмамлангач, аңа теркәлгән һәр катнашучы Саммитта катнашу турында сертификат алачак.

Тулырак мәгълүмат сайтта бар.

Что происходит?
Последние новости
11 декабря 2023
Институтта «Тел трендлары һәм методик инновацияләр 2023» лингвометодик фестивале узды

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында IV Казан халыкара лингвистик саммит уза. Саммитта 20 илдән 2000 кеше катнаша, ул 17 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Әлеге чараны КФУ белән беррәттән Халыкара лингвистлар комитеты, Тел белеме институты һәм Россия Фәннәр академиясенең лингвистик тикшеренүләр институты оештыра. Саммитның партнерлары булып Россия Федерациясенең мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия рус теле һәм әдәбияты укытучылары җәмгыяте, Халыкара рус теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе, Россиянең инглиз теле укытучылары ассоциациясе тора. Саммитның программасы бик тыгыз, лингвистика өлкәсендәге проблемалар турында фикер алышулар, көндәлек чыгышлар һәм фәнни проблемалар буенча фикер алышулар планлаштырыла. Фәнни форум программасы Россиянең һәм чит илләрнең иң яхшы галим-лингвистларының докладларын, илебез һәм чит ил фәнни лингвистик журналларының баш мөхәррирләренең чыгышларын үз эченә ала. 

2 декабрь көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узган «Тел трендлары һәм методик инновацияләр 2023» лингвометодик фестиваленә татар теле һәм әдәбияты укытучылары җыелды. Чарага килүчеләрне Г. Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Мирзаһитов Рамил Хәмит улы сәламләде. Ул 11-17 декабрь көннәрендә узачак зур чаралар: татар теле һәм әдәбияты юнәлешендәге «Евразия гуманитар фәннәр контекстында татар тел белеме» һәм «Хәзерге тел белеме: хезмәттәшлеккә юл» фәнни конференцияләре хакында сөйләде. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Закирова Минзәлия Заһри кызы тел сагында торган укытучыларга хөрмәтен белдерде, аларның зур хезмәтен югары бәяләве хакында әйтте. «Бүгенге көндә сез күңелегезне биреп шушы зур эшкә алынгансыз һәм аны башкарып чыгу өчен бар күңелегезне бирәсез. Быел без Татар теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясен төзедек. Мин сезне бу матур вакыйга белән чын күңелдән котлыйм!» – диде ул. Фестивальдә катнашкан галимнәр яңартылган ФДББС шартларында методик хезмәтнең аналитик эшчәнлеге, татар әдәбияты дәресләрендә укучының белемен бәяләүнең яңа юллары, татар әдәбиятында ватанпәрвәрлек, Татарстан Республикасында төп йомгаклау аттестациясенә кагылышлы темаларга чыгыш ясадылар.